Чишмэ
+12 °С
Дождь
Новости
30 Июля 2019, 06:36

Телефон фаҗигагә китерергә ихтимал

Район территориясендә 24 июльдән 6 августка кадәр «Телефон» операциясе үтә.

Руль артында барганда телефон аша сөйләшү, смс-хәбәрләр язу, төрле программалар куллану, уен уйнау шоферның игътибарын читкә юнәлтә. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре сүзләренә караганда, кесә телефоны еш кына юл-транспорт һәлакәтенә сәбәпче булып тора. Бу көннәрдә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан шартлы атамада «Штраф» кисәтү чаралары үткәрелә. Аның максаты – машина йөреткәндә тәртип бозучыларга телефон кулланучыларның җәзага тарттырылуы турында искә төшерү.
Читайте нас