Чишмэ
+17 °С
Облачно
Новости
26 Июля 2019, 06:10

Урман хуҗалыкларына яңа техника биреләчәк

Бүген Уфа районының Ясная поляна авылында “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында республиканың урман хуҗалыкларына техника тапшырылачак. “Урманнарны саклау” (“Сохранение лесов”) федераль проектын гамәлгә ашыруга Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы зур көч сала. Бу проектның төп максаты — урманнарны кисү һәм үстерүнең балансын саклап калу.

— Бу проект урманнарны саклау, шул ук вакытта агачлар киселгән җирләргә яңадан үсентеләр утырту, урман хуҗалыкларын махсус техника белән тәэмин итү, агач үсентеләре утырту өчен орлык запасын булдыруны үз эченә ала, — диде республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов. — 2024 елга кадәр 15,2 гектар җирдә урманнарны тергезү максаты белән эшлибез. Шушы мәйданның яртысына үзебез агач утыртачакбыз. Бу Русиядә иң зур күрсәткеч булачак, — диде ул.

Урман хуҗалыгы эшләренең нәтиҗәлелеген үстерү һәм урманнарны янгыннан саклау өчен техника сатып алуга федераль бюджеттан 2019-24 елларда 422 миллион сум акча бүленәчәк. Быел шуның 80,6 миллион сумын тотыну күзаллана.

«Кызыл таң» сайтыннан


#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас