Чишмэ
+19 °С
Дождь
Новости
15 Июля 2019, 06:27

В. Путин Украина Президенты белән телефоннан сөйләште

Рәсәй Президенты Владимир Путин Украина Президенты Владимир Зеленский белән телефоннан сөйләшү уздырды, әңгәмә Украина ягы инициативасы буенча узды, дип хәбәр итте дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков.

Ул билгеләп үткәнчә, президентлар Донбасстагы конфликтны җайга салу мәсьәләләре буенча фикер алышты. Дмитрий Песков әйтүенчә, Владимир Путин һәм Владимир Зеленский «ике яктан да мәҗбүри тотып торылучы кешеләрне» кайтару буенча экспертлар дәрәҗәсендә эшне дәвам итәргә килештеләр.

Элегрәк Владимир Зеленский Владимир Путинга Минскида очрашу үткәрергә тәкъдим иткән иде. Ул билгеләп үткәнчә, анда, шулай ук, АКШ, Франция, Бөек Британия һәм Германия башлыклары катнашырга тиеш.

Владимир Путин үзе, журналистлар үтенече буенча Владимир Зеленский тәкъдименә аңлатма биреп, Рәсәй беркайчан да Донбасстагы низагны җайга салуның бер генә форматыннан да баш тартмады, дип билгеләп үтте. Ул, шулай ук, мондый очрашу яхшы әзерләнгән булырга тиеш, диде.

«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас