Чишмэ
+28 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
12 Июля 2019, 06:26
Башкортстанда китапханәләр төзеләчәк
Башкортстанда «Мәдәният» гомумдәүләт проекты буенча 2024 елга кадәр модельле 20 китапханә төзеләчәк. Модернизацияләнгән учреждениеләр Интернетка керү мөмкинлеге алачак һәм аларда төрле түгәрәкләр эше өчен мәйданчыклар булачак, дип хәбәр итте республика Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
«Мәдәният» гомумдәүләт проектының «Мәдәни мохит» проекты буенча 2024 елга кадәр республикада яңа 20 китапханә булдыру планлаштырыла. Модель китапханәләре базасында кулланучылар өчен илебезнең заманча фәнни һәм сәнгать мәгълүматы һәм вакытлы матбугат ресурсларына керү мөмкинлеге тудырылачак», - диелә хәбәрдә.
Модельле китапханәләрдә эшчәнлек хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә юнәлтелә, аларда дискуссия клублары, түгәрәкләр эше оештырылачак. Әлеге мәйданчыкларда даими рәвештә мәдәни-мәгърифәт һәм белем бирү чаралары үткәрү планлаштырыла, шул рәвешле китапханә интеллектуаль ял итү мөмкинлекләре булган учреждение булырга тиеш.
«Мәдәният» гомумдәүләт проекты Рәсәй Президенты Владимир Путинның «Рәсәй Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында»гы Указын үтәү йөзеннән эшләнгән.
Гомумдәүләт проекты өч бүлектән тора: «Мәдәни мохит», «Иҗат кешеләре» һәм «Санлы мәдәният». Аның чараларына барлыгы 2019-24 елларда 113,5 миллиард сум бүлү планлаштырыла (федераль бюджеттан - 109,7, Рәсәй субъектлары бюджетларыннан - 3,8 миллиард сум). Шул ук вакытта «Мәдәни мохит» проекты өчен иң күп финанслау каралган - 84 миллиард сум.
«Кызыл таң” сайтыннан
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим