Президент В. Путинның май указларына ярашлы, гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру максатында республиканың Яшьләр сәясәте Һәм спорт министрлыгы берничә төбәк проекты буена эш алып бара.
Республиканың Спорт һәм яшьләр сәясәте министры Руслан Хәбибов сүзләренә караганда, 2024 елда төбәктә яшәүче халыкның 55 проценты спорт һәм физик культура белән шөгыльләнәчәк. Яшьләр арасында бу сан 94,9 процентка җитәчәк дип көтелә.