Чишмэ
+15 °С
Ясно
Тат
Рус
Новости
1 Июля 2019, 06:17
Урманнарны тергезү мәйданы арттырыла
Башкортстан җитәкчелеге "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында урманнарны тергезү мәйданын 2024 елга кадәр 24 процентка (15,5 мең гектарга кадәр) арттырырга исәп тота.
"Без урманнарны тергезү мәйданнарын арттыруны күздә тотабыз. 2024 елга кадәр 15,5 мең гектарга кадәр дәрәҗәгә чыгарга телибез", - диде урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.
Аның сүзләренә караганда, бурыч агач орлыкларын җыю һәм урман питомникларында утырту материалын үстерү күләмнәрен арттыруны күздә тота. Республикада 790 гектар мәйданда 105 питомник эшли, алар утырту материалы белән республиканы гына түгел, күрше төбәкләрне дә тәэмин итә.
"Шулай ук яңа технологияләрне, мәсәлән, ябык тамыр системалы утырту материалын куллану мәсьәләсен дә карыйбыз. Бу - урман тергезүгә заманча якын килү, әлеге утырту материалы өчен җиһазлар белән тәэмин итүчеләр белән хезмәттәшлек урнаштыру", - ди Марат Шәрәфетдинов.
"
Кызыл таң” сайтыннан
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"