Чишмэ
+13 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
28 Июня 2019, 06:18
Сөт ризыклары аерым киштәдә булачак
1 июльдән сыйфатлы сөт продукциясен сайлап алу җиңелрәк булачак: бу көннән башлап чын сөт һәм сөт дип күрсәтеп сатылган эчемлекләр (үсемлек майлары, пальма мае һ. б.) аерым киштәләргә куелырга тиеш.
Бу сырларга да кагылачак. Ул коры сөт кушып пальма маеннан эшләнергә мөмкин. Аның бәясе «тешләшми», һәм сатып алучылар вак хәрефләр белән язылган составын игътибар белән укып тормыйча «сыр»ны кәрзингә салалар.
Соңыннан, өйгә кайткач, күңелсез ачышлар ясала. Сөт урынына төбенә сәер юшкын утырган сыекча сатып алынган, ә сыр тәме буенча пластмассаны хәтерләтә... Мондый ризык ашаганнан соң сәламәтлек турында хыялланырга гына кала...
Рәсәй кулланучылар күзәтчелеге Рәсәй Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә методик тәкъдимнәр эшләде, анда сөтне һәм составында сөт булган азык-төлекне сәүдә залында урнаштыру ысуллары билгеләнгән. Мәсәлән, азык-төлекне бүленгән киштәләргә урнаштырып, бәяләрен күрсәтеп, «сөт ризыклары» дигән мәгълүмат язу тәкъдим ителә.
– Без әлегә кадәр сөт дип алданып, бу ризыкка бернинди катнашы булмаган сыекча эчәбез. Бу ялган продукцияләрдә сөт урынына пальма мае, буягычлар һәм шуның ише әйберләр кулланыла. Шул ук вакытта, суррогатларның бәясе арзанрак, ә натураль ризык җитештергән фермерлар бу конкуренциягә түзә алмый.
Кайбер кибетләр яңа таләпне үтәмәсә, бу турыда беренче июльдән башлап миңа мотлак хәбәр итүне үтенәм. Безнең җавап катгый булачак. Без халыкны суррогатлардан сакларга һәм аграрчыларыбызны намуссыз көндәшләрдән якларга тиешбез, – дип язган «ВКонтакте»да республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.
Депутатлар да «Халык контроле» проекты барышында сәүдә нокталарында сөт ризыкларын сату кагыйдәләренең үтәлүен тикшерәчәк. БР Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев билгеләвенчә, парламентарийлар бу өлкәдә бай тәҗрибә туплаган: алар «Халык контроле» проекты координаторы Гөлнур Колсарина җитәкчелегендә ел башыннан рейдлар үткәргән, аның барышында сөт продукциясенең сыйфаты тикшерелгән.
Проект активистлары сөт ризыклары сатылган нокталарны мөмкин кадәр күбрәк тикшерергә тырышачак.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"