Чишмэ
+27 °С
Облачно
Новости
27 Июня 2019, 06:26

Иң мөһиме – юллардагы аварияләр санын киметү

Кичә Рәсәй Президенты Владимир Путин автомобиль юллары челтәрен үстерү һәм юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча Дәүләт Советы утырышы үткәрде. Анда республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты.


– Кызганычка каршы, югары сыйфатлы юллар бездә һаман да аз. Соңгы дүрт елда мондый юллар 2423 чакрымга күбәйде. Федераль трассаларның 83 проценты тулысынча нормативларга туры килә, ә башка юлларның сыйфатын күтәрү өчен зур көч саласы бар. Моның өчен 2024 елга кадәр гамәлгә ашырырдай махсус программа төзергә кирәк, – диде ул.


Владимир Путин чыгышында юлларны яктырту, аларны төзекләндерүдә сыйфатлы материал куллану һәм башка мәсьәләләргә тукталды.


– Иң мөһиме – юллардагы аварияләр санын киметергә кирәк. Юлда йөрүчеләр хәвефсезлеге барыннан да өстен, – диде Владимир Владимирович.


«Кызыл таң» сайтыннан



#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас