Чишмэ
+13 °С
Облачно
Новости
25 Июня 2019, 06:40

“WorldSkills” — һөнәри осталык ярышлары

Радий Хәбиров «WorldSkills Russia» чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты.
Президент Владимир Путин указына ярашлы, 2018 елда Рәсәйдә федераль масштабта яңа гомумдәүләт проектлары кабул ителде. Шул максаттан республикада “Яшь профессионаллар” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Бүген Республика йортында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров “Яшь профессионаллар” VII чемпионатының җиңүчеләре, призерлары һәм экспертлары белән очрашты.
Бу - Рәсәйдә «WorldSkills» стандартлары буенча иң күләмле һөнәри осталык ярышлары.
— Сезнең белән очрашуыма бик шатмын, яшьләрдән позитив энергия, яңа омтылышларга көч-куәт алам. Безнең республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан булуыгыз аеруча шатлыклы. Оста һөнәр ияләре булуыгыз һәм республика данын уңышлы яулавыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сез - безнең республиканың киләчәге! — диде Радий Хәбиров.
20-24 майда Казан шәһәрендә “Яшь профессионаллар” VII чемпионатының Бөтенрәсәй финалы узды. Безнең республикадан финалда катнашу өчен иң оста һөнәр ияләре сайлап алынды. Башкортстан җыелма командасы составындагы 64 кеше 27 компетенция буенча көч сынашты. Чемпионатның финалына Рәсәй төбәкләреннән иң оста эшче һөнәр ияләре җыелган иде. Ярышларда безнең республиканың һөнәр ияләре дә сынатмады, алар, чемпионатта үз осталыгын күрсәтеп, медальләр яулап кайтты.
“WorldSkills Russia” чемпионатының “Тәҗрибәлеләр осталыгы” юнәлеше буенча да җиңүчеләребез бар.
«Кызыл таң» сайтыннан
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#В.Путин
Читайте нас