Чишмэ
+20 °С
Облачно
Новости
21 Июня 2019, 06:51

Рәсәйлеләрне социаль өлкә һәм тормыш дәрәҗәсе турындагы сораулар борчый


Ил Президенты Владимир Путин “туры элемтә”дә көнүзәк сорауларга җавап бирде

“Туры элемтә”дә дәүләт башлыгы гражданнарның илнең иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышына, шулай ук, халыкара хәлгә кагылышлы сорауларына җавап бирде.

Владимир Путин белән туры элемтәгә 1,5 миллионнан артык сорау килгән. Бу хакта “Россия-24” телеканалына сылтама белән “РИА Новости” агентлыгы хәбәр итә. Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, кирәк булганда туры линия барышында Президент төбәкләр башлыклары, министрлар һәм Хөкүмәт әгъзалары белән элемтәгә чыга ала.

Владимир Путин мөрәҗәгатьләрнең бер өлеше белән алдан танышуы турында әйтте. Аның сүзләренә караганда, рәсәйлеләрне барыннан да бигрәк социаль өлкә һәм тормыш дәрәҗәсе турында сораулар борчый.

Гомумдәүләт проектлары хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга һәм икътисадны үстерүгә юнәлтелгән, ә бу гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртачак.

Финанс чыганаклары турында сөйләгәндә, Президент, “кызганычка каршы, бик күңелле булмаган чараларга барырга – өстәмә бәягә салымны арттырырга туры килде”, дип билгеләп үтте. Әмма, аның сүзләренә караганда, акча кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтеләчәк.

Президентка төбәкләрдән тормыш сыйфаты турында сораулар бирделәр. Бер хатын-кыз ун мең сум хезмәт хакына зарланды. Янгын сүндерүчедән видеомөрәҗәгать күрсәтелде. Аның хезмәт хакы 16 мең сум тәшкил итә. Аның сүзләренә караганда, ике-өч урында эшләргә туры килә.

Владимир Путин ун мең сумлык хезмәт хакы турындагы мөрәҗәгатьләрне тикшерергә кушты. Аның сүзләренә караганда, кешегә минималь хезмәт хакы суммасыннан азрак түләнергә тиеш түгел.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына килгәндә, Президент ведомствоның гражданлык хезмәткәрләренең эш хакы түбән булуын сөйләде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына берничә транштан 4 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк, бу хезмәт хакын 32 мең сумга кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

“Туры элемтә”гә керемнәр дәрәҗәсе кимү турында күп кенә мөрәҗәгатьләр килгән. Владимир Путин ассызыклаганча, энергетика базарындагы хәл аркасында икътисад һәм социаль өлкәдә “тискәре элемент” килеп чыккан. Әмма акрынлап керемнәр яңадан торгызыла. Ул, шулай ук, “күләгә базары”ның кимүен билгеләп үтте. Президент сүзләренчә, 2013 елдан номиналь хезмәт хакы 33 меңнән 45 мең сумга кадәр арткан. Тармаклар һәм төбәкләр буенча аерма зур булып кала.

“Владимир Путин белән туры элемтә” турында тулырак гәзитнең алдагы саннарының берсендә укыгыз.
Читайте нас