Чишмэ
+16 °С
Дождь
Тат
Рус
Новости
21 Июня 2019, 06:33
Онкология авырулары белән көрәш - өстенлекле бурычларның берсе
Рәсәй Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында Башкортстан җитәкчелеге 2024 елга кадәр “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында онкология амбулатор ярдәменең 13 үзәген булдырачак, аларның дүртесе быел ук ачылачак. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин хәбәр итте.
Онкология авырулары белән көрәш “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының өстенлекле бурычларының берсе булып тора. Алты елда яман шеш авыруларыннан үлүчеләр санын 100 мең кешегә 185 очракка кадәр киметү планлаштырыла. Бу максатка ирешү өчен триллион сумга якын акча юнәлтеләчәк. Бу акчаның күп өлеше Рәсәй халкын халыкара клиник рекомендацияләр һәм дәвалау беркетмәләре нигезендә заманча дару препаратлары белән тәэмин итүгә тотылачак.
Башкортстанда онкология амбулатор ярдәменең 13 үзәген ачу каралган, алар районара онкология үзәкләре базасында төзеләчәк. Быел Уфа, Кумертау, Нефтекама һәм Октябрьский шәһәрләрендә шундый дүрт үзәк ачыла.
Моннан тыш, Республика балалар клиник дәваханәсен реконструкцияләү планлаштырыла.
- Балалар онкологиясе һәм гематология корпусы планлаштырабыз. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Рәсәй сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белән берлектә әлеге проектны шәхсән үзе җитәкли. Төзелеш эшләрен 2020-21 елларда башларга ниятләнә, - дип сөйләде Забелин.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча республика якынча 16 миллиард сум акча алачак, шуларның 10,5 миллиард сумы - федераль бюджеттан.
Гомумдәүләт проекты 2024 елга кадәр эшкә яраклы яшьтәге халыкның үлем күрсәткечләрен (100 мең кешегә 350 очракка кадәр) киметүне, беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүче медицина оешмаларында кадрлар кытлыгын бетерү, барлык гражданнарга профилактик медицина тикшерүләре үткәрүне күздә тота. Рәсәйдә проектны гамәлгә ашыруга 2019-24 елларда 1,7 триллион сумнан артык акча тоту планлаштырыла.
«Кызыл таң» сайтыннан
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#В.Путин
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"