Бу хакта сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин белдерде.
- Максат бер - 2024 елга уртача гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерү. Проект сигез өлешкә бүленгән. Шулай ук, «Сакчыл поликлиника» проекты эшләячәк, - диде ул.
Бу проектка, шулай ук балалар поликлиникалары да кертеләчәк. Алар барысы да матди-техник базаларын яхшыртачак: биналар ремонтланачак, җиһазлар яңартылачак, рентген белән ультратавыш барлыкка киләчәк.
Максим Забелин Республика балалар клиник дәваханәсен реконструкцияләү, балалар онкологиясе һәм гематологиясе корпусын төзү планнары турында сөйләде.