Чишмэ
+15 °С
Облачно
Новости
18 Июня 2019, 07:10

Фәнни-мәгариф үзәкләр төзү зарур

Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәкләр төзү зарурлыгы Рәсәй Президентының 2018 елгы май указында телгә алынган иде. Ул, шулай ук, “Фән” гомумдәүләт проектының “Фәнни һәм фәнни-җитештерү кооперациясе үсеше” федераль проекты чараларын гамәлгә ашыруга бәйле.

Фәнни-мәгариф үзәкләрнең төп максатлары фәнне, бизнесны һәм мәгарифне берләштерүне, яңа технологияләр төзүгә юнәлеш тотуны, шулай ук, белем бирү хезмәтләрен экспортлауны күздә тота.

Шушы уңайдан республика Хөкүмәтендә дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-белем бирү үзәкләрен төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда катнашучылар фәнни, фәнни-техник проектлар һәм лабораторияләр җитәкчеләренең һөнәри һәм идарә итү белемен күтәрү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты.

Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова белдерүенчә, ил субъектларына дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәкләр проектларын эшләргә тәкъдим ителгән. Бу эшне беренче булып башлаган төбәкләр федераль үзәктән ярдәм алган да инде. Башкортстан, шулай ук, әлеге үзәкләрне төзеячәк, моның өчен төбәктә тиешле потенциал бар.


«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас