Чишмэ
+14 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
18 Июня 2019, 07:07
20 июньдә Владимир Путин белән туры бәйләнеш була
20 июньдә «Владимир Путин белән туры бәйләнеш» махсус программасы була. Дәүләт башлыгы илнең иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышына, шулай ук халыкара хәлгә кагылышлы сорауларга җавап бирә.
Программа «Беренче», «Рәсәй 1», «Рәсәй 24», «НТВ», «ОТР», «МИР» телеканалларында, «Маяк», «Хәбәрләр FM» һәм «Рәсәй радиосы» радиостанцияларында эфирга чыга. Мәскәү вакыты буенча көндезге сәгать 12дә башлана, дип хәбәр итә Рәсәй Президентының рәсми сайты.
Сорауны телефоннан шылтыратып, СМС яки ММС-хәбәр җибәреп, шулай ук программаның сайты яки махсус мобиль кушымта аша бирергә мөмкин.
«Туры бәйләнеш»кә мөрәҗәгатьләр «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә дә кабул ителә.
Моннан тыш, «Мәскәү – Путинга» һәм «ОК Live» кушымталарыннан файдаланучыларның эфир вакытында студия белән туры видеоэлемтәгә чыгу мөмкинлеге бар.
Сораулар 9 июньдә Мәскәү вакыты буенча иртәнге сәгать 8дән 20 июньгә кадәр кабул ителә. Аларның кызыклылары һәм көнүзәкләре туры эфир барышында Президентҡа җиткерелә. Бердәм хәбәрләрне эшкәртү үзәгенә 8–800–200–40–40 номеры буенча Рәсәйнең теләсә кайсы почмагыннан шылтыратырга була. Шәһәр һәм мобиль телефоннардан шылтырату бушлай. Чит илдән хәбәрләрне эшкәртү үзәгенә +7–499–550–40–40, +7–495–539–40–40 телефоннары буенча шылтыратырга кәрәк.
0–40–40 номерына SMS һәм MMS-хәбәрләр рәвешендәге сораулар Рәсәйнең элемтә операторлары телефоныннан гына кабул ителә. Хәбәр җибәрү бушлай. Сорауны рус телендә бирергә кирәк, күләме 70 билгедән артмаска тиеш.
9 июньнән сорауны «Мәскәү – Путинга» рәсми мобиль кушымта аша да җибәрергә мөмкин.
20 июньдә Программаның сайтында һәм Рәсәй җәмәгать телевидениесе (ОТР) эфирында сурдотәрҗемә белән трансляция була.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"