«Демография» гомумдәүләт проекты барышында өлкән буын гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә, балалар туу санын стимуллаштыруга һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баручы кешеләр санын арттыруга Башкортстан 34,4 миллиард сум акча алачак.
Бу акча беренче бала тууга, яки уллыкка алуга бәйле рәвештә узган елның икенче кварталында эшкә яраклы кешеләрнең кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр артмаган гаиләләргә айлык түләүгә юнәлтеләчәк. 2019 елда түләү күләме 9182 сум тәшкил итә.