Чишмэ
+15 °С
Облачно
Новости
14 Июня 2019, 07:43

Чишмәдә Балаларны яклау көне билгеләнде

1 июньдә район үзәгенең беренче мәктәбе каршында спорт мәйданчыгында балалар сабантуе булды. Үткән елларда бу бәйрәм район Мәдәният сарае янында үтә иде.

– Агымдагы елда социаль челтәрләрдә бәйрәмне үткәрү урыны итеп берничә вариант тәкъдим иттек, күпләр бу мәйданчык өчен тавыш бирде, – дип хәбәр итте яшьләр эшләре буенча баш белгеч Илвина Байбурина.

Район үзәгендә яшәүчеләр бәйрәм башланганчы ук килә башлады. Вәлиуллиннар гаиләсе Ирек авылыннан килгән.

– Бәйрәмнең ял көнендә булуы әйбәт, эш көннәрендә соң кайтам һәм гаилә белән беркая да барып булмый, – диде Илгиз Вәлиуллин.

Биредә һәркем өчен кызыклы шөгыль табылды: кемдер кул эшләре белән мәшгуль булды, башкалар аквагримга чират алырга ашыктылар, ә малайларның күбесе укытучылары Ринат Рәхимов җитәкчелегендә Пионерлар һәм укучылар йортының техника бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләр җыйган велосипед-тандемны һәм өч тәгәрмәчле ике урынлы велосипедны күрү һәм йөреп карау өчен йөгерешеп килделәр. Өлкәннәр бер-берсе белән сөйләшеп торган арада балалар уйнадылар һәм батутта сикерделәр. Район гәзите хәбәрчесе аттракционнар хуҗасы Рәхим Тимергазиннан балалар хәвефсезлеге турында сорашты, чөнки элек гадәттән тыш хәлләр дә булгалады. Ул батутларның сертификаты бар һәм төзеклеге көн саен тикшерелә, дип билгеләде. Һава торышы начар булганда: яңгыр яуганда, секундына 16–18 метр тизлектә җил искәндә аттракционнар хәвефсезлек максатында туктатыла. Шуннан тыш, батутта берьюлы бик күп бала сикерүгә юл куелмый.

Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рим Нәбиуллин чишмәлеләрне бәйрәм белән котлады һәм безнең районда Балаларны яклау көнен үткәрү яхшы традициягә әйләнде, дип билгеләде. Бәйрәм барышында районның рәсемнәр бәйгесендә җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде. Район Мәдәният сарае хезмәткәрләре тамашачылар игътибарына театрлаштырылган тамаша тәкъдим итте. Балаларга аеруча бию флешмобы ошады.

Бәйрәмгә килгән халык уен һәм бию белән мавыгып һавада яңгыр болытлары куеруына игътибар итмәде. Кайберәүләр яңгыр астында калып чыланмас өчен өйләренә ашыктылар, иң кыюлар гына торып калды, һәм алар көткәнчә яңгыр яумады.

– Бәйрәм бик матур үтте, җәйге ял шәп башланды, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты 12 яшьлек Тимур Бикбаев.
Читайте нас