Чишмэ
+17 °С
Облачно
Новости
7 Июня 2019, 07:26

Иман нуры балкыганда

Үткән сишәмбедә бөтен дөнья мөселманнары Ураза бәйрәмен билгеләделәр. Бу көнне ислам динен тотучылар Чишмә районы мәчетләренә бәйрәм намазына җыелдылар.

Чишмә поселогының хаҗи Хөсәен бәк исемендәге җәмигъ мәчетенә иртән-иртүк халык агыла башлады. Әйткәндәй, поселокта яшәүчеләр генә түгел, Уфадан килүчеләр дә бар иде. Мәсәлән, Илнар Гафиятов бәйрәмгә энекәшләре Юныс белән Ибраһимны алып килгән, намаз тәмамланганнан соң алар Октябрьский шәһәрендәге туганнарына барачаклар.

– Ураза бәйрәмендә бөтен гаилә әгъзалары белән бергә җыелу күптәннән килгән гореф-гадәт, юл уңаеннан Чишмә мәчетен дә күреп чыктык, бик матур, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Илнар.

Күпләр бәйрәмгә балалары белән килгәннәр, матур түбәтәйләр кигән малайлар һәм яулык бәйләгән кызлар кызыксынып мәчет эчен күзәттеләр.

– Бу көнне мөселманнар мәчеткә госел кылып, пакьләнеп, яңа һәм чиста киемнәр киеп килергә тиеш, – дип кызы Алсуга аңлата Гөлнара Гыйльманова.

Гөлнара Венер кызы сүзләренә караганда, ул биш ел уразада.

– Изге Рамазан аенда ураза тотуны ач тору дип әйтергә ярамый. Бу җаныбызның сафлануы. Әле җәй мизгеле, бакча карарга, яшелчә-җимешкә су сибәргә кирәк, ә ураза тоту миңа көч кенә өсти. Моның изге гамәл булуын беләм, һәм бернинди авырлык турында сүз барырга мөмкин түгел, – ди ул.

Чишмә районының имам-мөхтәсибе Зөфәр хәзрәт Собхангулов халыкка мөрәҗәгать итеп, изге бәйрәм алдыннан үзебезне һәм торган урыныбызны гына түгел, җаннарыбызны да пакьләндерү мөһим. Бу көннәрдә барлык ачу-рәнҗешләрне кичерергә, үзеңә дә гафу үтенергә кирәк. Бу җыелып килгән рәнҗештән, үпкәдән арыну һәм бәйрәмне татулыкта каршы алу өчен мөһим, дип билгеләде.

– Ураза бәйрәме бер көн белән генә чикләнми – өч тәүлек дәвам итә. Тик бу изге гамәлләр шуның белән тәмамлана дигән сүз түгел. Гомер буена намуслы яшәгән, игелек кылган, ачык күңелле кеше генә чын мөселман була, – диде Зөфәр хәзрәт Собхангулов.

Район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов та халыкны бәйрәм белән котлап чыгыш ясады.

Гает намазы тәмамланганнан соң мәчеткә килүчеләрне бәйрәм ашы белән сыйладылар.
Читайте нас