Күптән түгел Чишмә поселогында велоузыш үтте. Анда катнашырга теләүчеләр салым хезмәте алдындагы мәйданга килеп теркәлделәр, ярыш та шул урыннан башланды.
– Велоузышның кайчан, кайда һәм ничәдә булачагын район гәзитеннән укып белдем. Оныкларым белән ел саен катнашам, – дип сөйләде Мәүлидә Шәнгәрәева. – Үткән елда оныгым Әминәгә ярышта иң яшь, ә миңа иң өлкән катнашучы буларак бүләк тапшырдылар. Без актив тормыш алып барабыз: велосипедта Горный һәм Караякуп авылларына барып йөрибез.