Чишмэ
+3 °С
Облачно
Новости
3 Июня 2019, 07:47

Сишәмбе бәйрәм намазына көтәбез

Зөфәр хәзрәт, Чишмә районы имам-мөхтәсибе
Рамазан ае тәмамлана, шуның белән изге ураза да ахырына якынлаша. Ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Гайдел-фитр, яки Ураза бәйрәме җитә.

Гадәттәгечә бу көнне бар йортларда да сый әзерләнә, туганнар һәм якыннар кунакка чакырыла. Мәчеттә үткән бәйрәм намазына бер юл белән бару, икенче юл белән кайту хуплана. Бу көнне зиратка барып әрвахлар рухына догалар укырга киңәш ителә. Ата-аналарыгыз, картәти-картәниләрегезнең хәл-әхвәлләрен белешегез. Балаларыгыз турында да онытмагыз – изге Ураза бәйрәме турында белсеннәр өчен аларга төрле бүләкләр бирегез.

Фитр сәдакасы турында да онытмагыз, аны Ураза бәйрәме алдыннан бирсәң яхшырак. Әгәр өлгермәсәгез, соңрак та бирергә мөмкин, иң мөһиме – бу гамәл ихлас нияттән булсын. Вакытында бирелгән фитр сәдакасы гына мөселманнарны гөнаһлардан, хаталардан арындыра һәм сәдака бирүче Раббыбыз тарафыннан кичерелүгә лаек була.

Ураза гаете – изге бәйрәм. Ул сабырлык, тыйнаклык, тыелу билгесе.

  • 4 июньдә иртәнге сәгать 9да Чишмә районының барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары булачак, анда теләге булган һәр мөселман катнаша ала.
  • Читайте нас