Чишмэ
+13 °С
Яңгыр
Новости
31 Май 2019, 12:56

Иң мөһиме – борчылмау һәм уйлап эшләү

29 майда Рәсәйдә чыгарылыш укучылары математика буенча тәүге имтихан тапшырды.

Чишмә районында бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү пункты, гадәттәгечә, район үзәгендәге 1нче мәктәптә урнашкан. Благовар районының чыгарылыш укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын өченче ел рәттән чишмәлеләр белән бергә тапшыра.

– Үткән елдан аермалы буларак, быел база һәм профильле математика буенча бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) бер көнне тапшырыла, элек бу имтиханнар төрле көннәрдә була иде. Имтиханны оештыручылар белән алдан әзерлек үткәрелде, барлык аудиторияләргә ip-камералар куелды, – дип билгеләде БДИ координаторы, Чишмә районы мәгариф идарәлегенең мәгълүмат-методика үзәге начальнигы Нурия Аллагулова.

Бу көнне Чишмәдән 87 һәм Благовардан 22 укучы профильле математика буенча имтихан тапшырды. Ә база математика буенча безнең районнан 82 укучы һәм Благовардан 45 бала сынау бирде. База математика буенча имтихан 3 сәгать, профильле математикадан 3 сәгать 55 минут дәвам итте.

– Бүген мин профильле математикадан сынау тапшырам. Катлаулырак булуын беләм, аны киләчәккә максат куеп сайладым – Чиләбедә урнашкан югары хәрби-авиация училищесына укырга керергә телим. Дулкынланмыйм, куркуым басылды, – диде Дурас мәктәбе укучысы Илгиз Әлимголов.

Чыгарылыш укучылары тыштан караганда үзләрен тыныч тоттылар, имтихан башлануын көткән арада хәтта шаярып-көлеп алырга да вакыт таптылар. Шулай да киеренкелек, борчылу сизелде.

Линейкада Нурия Флүр кызы һәм район мәгариф идарәлеге начальнигы Сөләйман Ваһапов тагын бер тапкыр имтихан үткәрү тәртибе турында искә алдылар һәм шпаргалкалар кулланмаска куштылар.

Имтихан үткәрү пункты җитәкчесе Лариса Малеванная паспорт, ручка, су, шоколад һәм линейка гына алып керергә яравын санап үтте.

Һәр катның коридорында, шулай тиеш булганча, БДИны оештыручы ике кеше торды. Барлык катларда да кәрәзле элемтәне басучы җайланмалар эшләде.

– Без укучыларга инструктаж үткәрергә, контроль-үлчәү материаллар (КИМ) таратырга, бланкларның дөрес тутырылуын тикшерергә тиешбез, – дип аңлатты 11нче аудиториядәге эшләрне оештыручы Юлия Сахауова. – Без шулай ук аудиториядә тәртип булуын, имтихан тапшыручыларның үзләрен ничек хис итүен күзәтәбез. Үзен начар тоючыларны медицина кабинетына, шәфкать туташы янына алып барабыз.

Беренче мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучысы Искәндәр Әсәдуллинның әнисе Эльза Рәсил кызы улының ныклы белеменә ышануын әйтте. Репетиция формасында үткән имтиханда нәтиҗәләр яхшы булганнан соң да ышаныч арткан. Ата-аналар өчен оештырылган БДИда катнашканнан соң ул иң мөһиме – борчылмау һәм биремнәрне уйлап эшләү, дигән фикергә килгән.

Имтихан йомгаклары 10–15 көннән билгеле булачак. Укучыларга уңышлар телик.
Читайте нас