Чишмэ
+12 °С
Облачно
Новости
14 Мая 2019, 09:16

Гомумрәсәй конгрессыннан Рәхмәт хаты

Шушы көннәрдә Дәүләт думасы депутаты, торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Павел Качкаев Чишмә муниципаль район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтовка муниципаль берәмлектә озак еллар һәм намуслы хезмәт куйганы, урындагы үзидарә үсешенә шәхси өлеш керткәне өчен Гомумрәсәй конгрессы Рәхмәт хатын тапшырды.

Ул Флүр Зинур улын лаеклы бүләк тапшырылу уңаеннан кайнар котлап, Чишмә районы республиканың иң алдынгы муниципалитетлары исәбенә керә, дип билгеләде, аерып әйткәндә, агымдагы елның беренче кварталында муниципалитетларның республика рейтингы да шуны раслады.
Читайте нас