Чишмэ
+16 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
14 Мая 2019, 07:01
Чишмәдә имтихан репетицияләре булды
Март аенда бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып караганда Чишмә районының барлык 170 унберенче сыйныф укучысы да катнашты. Алар 11 фәннән белемнәрен сынап карадылар.
Гимназия, Алкин һәм 1нче мәктәп укучылары рус теленнән имтиханда яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Рус теле буенча гомуми өлгереш – 100%, сыйфат – 57%. Математикадан имтихан биреп карау нәтиҗәләре буенча берничә чыгарылыш сыйныф укучысы икеле алды, белемнәрен камилләштерү өчен аларга бик аз вакыт калды. База дәрәҗә математика буенча өлгереш – 92,4%, сыйфат – 55,7%. Профиль дәрәҗәдә өлгереш – 83,5%, сыйфат – 41,8%.
Беренче имтиханнар 27 майда булачак, бу көнне география һәм әдәбияттан тапшырачаклар. Соңгы БДИ 13 июньдә биология белән информатикадан булачак.
Математикадан һәм рус теленнән репетиция формасында үткән төп дәүләт имтиханын районның 400дән артык тугызынчы сыйныф укучысы тапшырды. Укучыларның күбесе биремнәрне үти алды. Горный һәм Ибраһим мәктәпләре ике фән буенча да имтиханнарда яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Репетиция формасында үткән имтиханнар кайсы фәннән белемнәрнең сайрак булуын күрсәтте, аны калган вакыт эчендә ныклап өйрәнергә кирәк булачак.
Шуны билгеләү мөһим, төп дәүләт имтиханнарын тапшыру пунктлары: 1нче мәктәптә, гимназиядә һәм 4нче мәктәптә (биредә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тапшыра). Тәүге имтихан инглиз теленнән 24 майда, ә соңгылары тарих, география һәм физикадан 14 июньдә булачак.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим