Чишмэ
+20 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
8 Мая 2019, 12:31
Митингка – «Үлемсез полк» белән
Безнең илдә иң мөһим бәйрәм – Җиңү көне алдыннан социаль челтәрләр җанланды һәм һәртөрле тәкъдимнәр белән тулды. Берәүләр бизәкләр белән георгий тасмалары сата, икенчеләре заказга пилоткалар һәм хәрби формалар тегә, ә кемдер «Үлемсез полк» штендеры ясап бирергә тәкъдим итә.
«Үлемсез полк»ның төп атрибуты – транспарант. Меңләгән кеше сугышта һәлак булган туганнарының һәм якыннарының фотоларын баш очына югары күтәреп барганда күңел тула.
Интернет челтәрендә #бессмертный_ полк хештегы белән «телефон буенча шалтыратып яисә шушы төркемдә турыдан-туры заказ бирергә була» дигән бик күп тәкъдимнәр табарга мөмкин. Аларның бәясе 300дән 570 сумга кадәр. Кулыңнан килсә, чынлап та, нишләп акча эшләмәскә әле, бар кешенең дә табличка ясау өчен вакыты юк бит.
Чишмә поселогында үтәчәк Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митингта чираттагы тапкыр «Үлемсез полк» акциясе оештырылачак. «Үлемсез полк» йөрешендә катнашырга теләгән һәркем солдатның фотосы яки фамилиясе (фотосурәте сакланмаса фронтовикның исем-шәрифләре һәм званиесе) белән плакат ясарга була. Яугирнең фотографиясе белән транспарант үлчәме – 245х335 мм. Җиңүнең 74 еллыгына кадәр яши алмаган ветеранның сакланып калган нинди дә булса фотосы белән дә сафка басарга мөмкин.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"