Чишмэ
+12 °С
Облачно
Новости
30 Апреля 2019, 07:35

Наратлар шаулап үсәр

Чишмәлеләр үткән шимбә «Яшел Башкортстан» экологик проект барышында «Агач утырт – гомер бүләк ит» акциясендә катнаштылар.

Акция Калмаш авылы янында урнашкан урманда үткәрелде. Иртәнге сәгать унда бирегә 200дән артык кеше җыелды: район оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары әгъзалары, бу эшкә үз өлешен кертергә һәм агач утыртырга теләгән район халкы килде. Моннан тыш, башкаладан кунаклар – Уфаның автотранспорт колледжы студентлары һәм «Юлдаш» радиосының иҗади коллективы булды.

– Нәкъ Чишмә районына килүебез очраклы түгел, бу төбәкләр күңелгә хуш килә, хезмәттәшебез Светлана Әюпова да тумышы белән Ирек авылыннан, ә аның бертуганы Калмаш авылында яши, – диде журналист-алып баручы Рәсүл Сәгыйтов.

Радио хезмәткәрләре эш башлар алдыннан барысының да күңелен күтәреп җибәрү өчен «Имәннәр шаулый» җырын башкардылар.

Агачлар утыртуда шулай ук Башкортстан Республикасының Юстиция эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеле, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Раил Әсәдуллин һәм район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов катнашты.

– Урман – ул планетабызның үпкәсе, безнең бурыч агач утырту гына түгел, ә бу наратлыкны саклау, биредә маллар көтүгә юл куймау, – дип билгеләде Флүр Зинур улы.

Наратлар тамыр алсын һәм дистә еллардан соң куе урманга әйләнсен өчен «Уфа урман хуҗалыгының» Чишмә участогы начальнигы Рәзит Хәмитов үсемлекләрне дөрес итеп һәм нинди тирәнлектә утырту кирәклеген күрсәтте. Яшь агачларның арасы 70 сантиметр чамасы булырга тиеш.

Пенсионерлар, укытучылар, бухгалтерлар, энергетиклар, эшкәртүчеләр, банклар һәм башка тармаклар хезмәткәрләре кулларына көрәкләр, чиләкләр һәм агач үсентеләре салынган пакетлар алып диләнкеләр буенча эшкә керештеләр.

– Бүген сәгать 12дә Бишбүләк районына гастрольгә китәм, шуңа кадәр берничә рәт нарат утыртырга өлгерәм. Килмичә булмый, бу бит минем туган авылым, үз районым, – диде Калмаш авылында туып үскән билгеле артист, сатира һәм юмор остасы Альберт Уразмәтов.

Калмаш авылыннан тагын бер кеше – Фәрит Уразмәтов та шимбә иртәсендә үзе теләп экологик акциядә катнашу өчен килгән.

Ә Венера Карачурина үзе белән оныклары – дүрт яшьлек Данияр белән алты яшьлек Тимурны да алып килгән, ул аларның балачактан эшкә өйрәнеп үсүен һәм күңелләрендә туган якка карата сөю тәрбияләргә тели. Башка авыллардан килүчеләр дә булды, мәсәлән, Азат Морзаев Караякуптан килгән.

– Кемдер урманда янгын чыгара, ә без агач утыртабыз, – диде ул.

Ике сәгать чамасы вакыт үтүгә 2,8 гектар мәйданга нарат үсентеләре утыртылды.

– Хәзер иң мөһиме яңгыр яусын иде, – дип теләделәр акциядә катнашучылар.

Район үзәгендә яшәүчеләр дә акциядә катнашты. «Чишмә районы торак сервисы» җәмгыяте директоры Эдуард Илалов хәбәр итүенчә, күп фатирлы 17 йорт территориясендә шул йортларда яшәүчеләр башлангычы буенча 220 миләш, юкә һәм каен агачы утыртылган. Агач үсентеләрен Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе хакимияте биргән. Үткән атнада акция барышында шулай ук авыл биләмәләрендә агачлар, шул исәптән Чишмә авылында 150 агач үсентесе утыртылган.
Читайте нас