Чишмэ
+14 °С
Облачно
Новости
30 Апреля 2019, 07:43

Чәчү эшләре барышы һәм сөт эшкәртү турында

Үткән җомга, 26 апрельдә, Авыл хуҗалыгы министрлыгы республика матбугат вәкилләре катнашлыгында семинар оештырды.

Хөкүмәт Премьер-министры – БР авыл хуҗалыгы министры вазифасын башкаручы Илшат Фәзрахманов язгы кыр эшләре барышы белән хуҗалыкларга барып танышу өчен республиканың киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән берлектә республика районнарында булды.

Семинар Чишмә районыннан башланды. Аның барышында балалар сәнгать мәктәбендә «Агросәнәгать парклары һәм эшкәртүче производстволар булдыру» темасына семинар үтте, анда республика районнарының авыл хуҗалыгы идарәлекләре, сөт эшкәртүче предприятиеләр җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов биредә җыелучыларны районда чәчү эшләре барышы белән таныштырды һәм авыл хуҗалыгында кадрлар, аерып әйткәндә, агрономнар җитмәве күзәтелүен билгеләде.

– Элек аграр институтны ел саен 100 агроном тәмамлаган булса, хәзер алар 25 һәм шуларның бик азы гына белгечлеге буенча эшли, – дип ассызыклады Флүр Зинур улы.

Район башлыгы җирдә эшләячәк яшь кадрларны укытуга игътибар бирергә тәкъдим итте.

– Республика сөт, ит, бал, кымыз җитештерү буенча алдынгы урында. Гомумән алганда, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча республика Рәсәй Федерациясе төбәкләре арасында җиденче урында тора, тулаем җитештерүчәнлек өч процент тәшкил итә һәм Идел буе федераль округта икенче урында (13,4%), – дип хәбәр итте Илшат Фәзрахманов. – Ирешелгән нәтиҗәләр агросәнәгать комплексының икътисадта иң югары үсеш нокталарының берсе булырга сәләтле булуы турында сөйли. Республика базарында елына якынча 350 миллиард сумлык азык-төлек сатыла ала. Ә бүгенге көндә без 170 млрд сумлык, ягъни көчтән килгәннең яртысыннан азрак продукция җитештерәбез. Җитмәсә, әзер туклану продуктлары түгел, ә өстәмә бәягә гаять зур табышны кулдан ычкындырып, нигездә, чимал җитештерәбез. Шуңа күрә безнең төп бурыч – авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү үсешен тәэмин итү һәм әзер продукция эшләп чыгару.

Әлеге вакытта республиканың азык-төлек эшкәртү сәнәгатен меңнән артык производство тәшкил итә. Илшат Илдус улы хәзер республика халкының күбесенчә фермер хуҗалыкларда җитештерелгән продукция куллануын билгеләде.

– Безнең фермерлар натураль һәм сыйфатлы азык-төлек җитештерергә өйрәнде, – диде министр.

Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2020 һәм 2030 елларга кадәр сөтчелек тармагын үстерүнең комплекслы программасы эшләнгән, аңа ярашлы төбәктә сыерларның продукция бирүчәнлеген уртача алганда 7400 кг, ә авыл хуҗалыгы пред-приятиеләрендә 9 мең килограммга кадәр арттыру планлаштырыла. Бу вакытка товарлыклы сөт җитештерү ике тапкырга – 1,5 млн тоннага кадәр артачак. Табигый ки, үсеш әкренләп барачак, шуңа күрә тиздән төбәккә өстәмә эшкәртүче куәтләр таләп ителәчәк. Киләчәктә илнең башка төбәкләрен чимал түгел, ә әзер продукция белән тәэмин итү планлаштырыла. Республикада яңа эшкәртүче предприятиеләр төзелә һәм сафка баса, аларның берсе – «Чишмә сөт заводы» җәмгыяте, ул рәсми рәвештә җомга көнне ачылды. 2018 елның декабрендә «Дәүләкән сөт комбинаты» җәмгыяте ябылуын һәм әлеге комбинатны чимал белән тәэмин иткән сөт җитештерүчеләрнең үз продукцияләрен Чишмә сөт заводына китерә башлавын билгелик.

– Безнең авыл хуҗалыгы предприятиесе 2007 елда Шөнгәккүл авылындагы зур булмаган цехта сөт эшкәртү белән шөгыльләнә башлады, анда тәүлегенә 3–5 тонна сөт эшкәртелде, – диде заводның генераль директоры Руслан Хәмитов. – Вакыт узу белән җитештерүчәнлекне киңәйтү һәм үстерү мәсьәләсе килеп туды. Район үзәгеннән мәйданчык – элекке сөт заводын алдык, проектлаштыру белән беррәттән маркетинг, сәүдә маркаларын булдыру һәм теркәү буенча эш алып барылды. 2016 елда төзелеш эшләренә керештек, барлык инженерлык коммуникацияләрен алыштырдык, производство биналарын зурайттык. 2018 елның декабрендә цехны көйләп эшләтеп җибәрдек һәм тәүге продукция алдык.

Әлеге вакытта заводта көн саен ун тонна сөт эшкәртелә, аннан кефир, каймак һәм эремчек ясала. Тиздән йогырт, эремчек массалары һәм сырлар җитештерелә башлаячак. Предприятиенең җитештерү куәте – 60 тонна. Әлеге вакытта биредә 55 кеше хезмәт куя, аларның 30ы турыдан-туры производствода эшли. Руслан Марат улы сүзләренә караганда, заводта кешеләрнең технологик процесска йогынты ясавын киметү өчен барлык шартлар булдырылган. Тәүдә сөт заводы лабораториясендә чималга анализ ясала. Җитештерү процессы тулысынча ябык һәм автоматлаштырылган. Заманча җиһаз программа белән тәэмин ителгән, бар эшне монитордан күзәтеп торырга мөмкин. Әйткәндәй, заводта үзебездә, шулай ук чит илдә ясалган җиһазлар да бар.

– Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү нәтиҗәле булсын өчен кайбер факторларны, шул исәптән маркетингны исәпкә алырга кирәк, – диде Руслан Марат улы. – Индустриаль производствоны сыйфат ягыннан фермерлар җитештергән продукция белән чагыштырып булмый, һәм ул флягадан агызып сатылырга тиеш түгел. Хәзерге заманда кулланучы күпне таләп итә, продукция натураль һәм сыйфатлы гына түгел, ә матур тартмага да салынган булырга тиеш.

Әйткәндәй, предприятиедә тартмага салу өчен «ТетраПак» автоматлары урнаштырылган. Биредә азык-төлекне төргәкләргә салуга зур игътибар бирелә. Чишмә сөте зәңгәр һәм ак буйлы пакетларга тутырыла, кулланучылар аны танып сатып ала.

Семинарда шулай ук «Агротехнологияләр үзәге» җәмгыяте директоры А. Ковтуненко да чыгыш ясады, ул Чишмә районында индустриаль парк булдыру турында сөйләде. Индустриаль паркның зур резиденты бар – Чишмә май экстрацияләү заводы. Башка эшкәртүче предприятиеләр дә аның хезмәтеннән файдаланыр, дип фаразлана. Парк территориясе 62 гектар мәйданны алып торачак, инвестор сәнәгать үсешеннән тыш парк территориясендә ял итү урыннары булдыру һәм торак квартал төзү нияте турында белдерде.

Республиканың авыл хуҗалыгы буенча консультация үзәге директоры Ирек Сакаев семинарга җыелучыларны кооперацияләр форматында авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү нәтиҗәләре белән таныштырды.

Матбугат вәкилләре катнашлыгындагы семинар «Нерал-Чишмә» җәмгыятендә дәвам итте. Илшат Илдус улы язгы кыр эшләре барышы һәм уҗым культуралары торышы белән кызыксынды. Хуҗалыкта бөртекле культуралар чәчү тәмамланып килә, планлаштырылган мәйданнарның 40 процентына шикәр чөгендере чәчелгән.
Безнең белешмә

Район авыл хуҗалыгы идарәлегенең мәгълүматлары буенча, 29 апрельгә басуларның 13599 гектарына чәчелгән, бу планга карата 27 процент тәшкил итә. Район хуҗалыклары 8652 гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар, шул исәптән 4209 га бодай, 2499 – арпа, 216 – солы, 1928 – борчак, шулай ук 1614 гектарда горчица, 1691 – шикәр чөгендере, 1142 гектарда көнбагыш чәчкән.
Читайте нас