Чишмэ
+13 °С
Дождь
Новости
26 Апреля 2019, 14:03

Юлларда сак булыгыз

2019 елның өч аенда Чишмә районында 10 юл-транспорт һәлакәте булды, анда 12 кеше, шул исәптән ике бала зыян күрде, бер кеше һәлак булды. ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан юл хәрәкәте хәвефсезлеге өлкәсендә 2500дән артык административ хокук бозу ачыкланды. ЮХИДИ хәбәр итүенчә, юлларның түбәндәге участокларында: М5 трассасында Уразбахты авылыннан «Йоматау» шифаханәсе борылышына кадәр, Арсланнан Әмин авылына, Чишмә поселогыннан Арсланга кадәр юл; Арслан – Чишмә – Кыргыз-Миякә трассасында Игнатовкадан Шөнгәккүл авылына кадәр, элеккечә, юл һәлакәтләре күп була.
Читайте нас