Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Тат
Рус
Новости
26 апрель 2019, 09:35
Шикәр чөгендере чәчүгә керештеләр
Чишмә районы авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматлары буенча, 25 апрельгә басуларның 8043 гектары чәчелгән, бу планга карата 16 процент тәшкил итә. Район хуҗалыклары 2197 гектарда бодай, 1756 – арпа, 166 – солы, 1650 – борчак, 1614 – горчица, 168 га көнбагыш чәчкән. Шушы көннәрдә «Башкир-агроинвест» һәм «Нерал-Чишмә» җәмгыятьләре шикәр чөгендере чәчүгә керешкәннәр, пәнҗешәмбе иртәсендә алынган мәгълүматлар буенча, әлеге культура 426 гектарда чәчелгән. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 39100 гектарда дым каплатылган, 5600 га күпьеллык үләннәр тырматылган, 8900 га уҗымнар тукландырылган, бу планга карата 55 процент тәшкил итә.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим