Яз җиткәч табигать һәм барлык тереклек ияләре белән талпаннар да кышкы йокыдан уяна.
Агымдагы елда көннәр иртә җылытканга күрә, бу үрмәкүчкә охшаган канэчкеч бөҗәкләр дә гадәттәгедән ике атнага иртәрәк уянды.
– 2018 елда Чишмә районында талпан кадалуның 61 очрагы теркәлгән иде. Быел бер ир мөрәҗәгать итте, – диде Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең Чишмә территориаль бүлеге начальнигы Таһир Байбурин.
Талпан кадалу шуның белән куркыныч, кайбер талпаннар энцефалит һәм боррелиоз кебек йогышлы чир таратучы булып тора. Узган елда республикада талпан энцефалиты белән авыруның бер очрагы теркәлде. Вируслы талпан энцефалиты – үзәк нерв системасын зарарлаучы кискен вируслы инфекция. Чирнең инкубация чоры 10–14 көн дәвам итә (60 көнгә кадәр сузылырга да ихтимал). Ул кискен башлана, тән калтырый, бик нык баш авырта, температура кинәт 38–39 градуска кадәр күтәрелә, косасы килә, укшыта.
Талпан тешләсә нәрсә эшләргә соң?
– Чир йогу хәвефен киметү өчен талпанны мөмкин булган кадәр тизрәк тәннән алырга кирәк. Поликлиникага барып табибтан алдырсаң әйбәтрәк, андый мөмкинлек булмаса, пинцет яки җептән ясалган элмәк белән сак кына алырга кирәк. Иң мөһиме – сытмаска. Тешләнгән урынны йогышсызландырырга һәм антигистамин препарат эчерергә кирәк, – дип аңлатты Таһир Салих улы. – Аннары, талпанны капкачлы пыяла савытка салып, бер тәүлек үткәнче «Башкортстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» лабораториясенә илтү мөһим. Аның адресы: Уфа шәһәре, Шәфиев урамы, 7. Республика районнарыннан талпаннарны тикшерү өчен әлеге үзәккә «МедиаЛаб» җәмгыяте китерә.
Нәтиҗә уңай булса, зыян күрүчегә белешмә бирелә һәм бушлай прививка ясала.
Талпан кадалмасын өчен капюшонлы, бөтен тәнне каплап торган ачык төстәге кием кияргә кирәк. Киемгә талпанны куркытучы репеллент чара сибәргә мөмкин. Урманга барганда комбинезон кисәң яхшырак. Талпаннар активлык күрсәткән вакытта (май айларында) табигатькә чыкканнан соң киемне һәм тәнне игътибар белән карарга кирәк. Бу үзенә күрә талпан кадалуны кисәтү чарасы.
– Талпан энцефалитына каршы прививка ясату да кисәтү чарасы булып тора, – дип билгеләде Таһир Салих улы. – Ә энцефалит буенча имин булмаган территориядә талпан тешләгәннән соң мөрәҗәгать иткән, прививкасы булмаган кешеләргә серопрофилактика ясала – 96 сәгать эчендә иммуноглобулин кадала.
Т. Байбурин сүзләренә караганда, мәгариф учреждениеләре, савыктыру лагерьлары, балалар бакчалары территорияләре генә талпаннарга каршы чара белән эшкәртелә. Кешеләр күп булган урыннарны эшкәрткәндә куллану рөхсәт ителгән, сертификатлаштырылган препаратлар сибелә. Талпаннар саны елдан-ел кимеми, ә киресенчә арта бара. Хәзер аларны урманнарда гына түгел, зур булмаган агачлыкларда, елгалар янында һәм йорт алларында да очратырга була.