Чишмэ
+20 °С
Облачно
Новости
19 Апреля 2019, 11:34

Иң мөһиме – сабырлык һәм түземлек. Районда мәктәп автобусын йөртүче иң оста шоферлар билгеләнде

Чишмә районы ДОСААФ бүлегендә шушы көннәрдә «Иң оста мәктәп автобусы шоферы» һөнәри осталык бәйгесе үтте.

Мәктәп автобусы шоферы – ул, һава торышы нинди булуга карамастан, карлы, буранлы көндә дә, яңгыр, боз яуса да, укучыларны һәр көн иртән төгәл билгеләнгән вакытта сау-сәламәт килеш мәктәпкә китерергә тиешле кеше.

1 февральдә республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Р. Хәбиров беренче мәгариф форумында Транспорт буенча дәүләт комитетына «Иң оста мәктәп автобусы шоферы» республика бәйгесен үткәрүгә һәм эшенә үзенчәлекле карашта булуы белән аерылып торган шоферларны бүләкләргә тәкъдим итте.

– Республика бәйгесенә җибәрер алдыннан тәүдә без районда ярыш үткәрергә һәм аның нәтиҗәләре буенча көчлеләрне билгеләргә булдык, – дип аңлатты Чишмә районы мәгариф идарәлегенең әйдәүче белгече Елена Рычкова. – Бәйгедә катнашуга 30 кеше, ягъни райондагы барлык мәктәп автобуслары шоферлары гариза бирде. Кызганычка каршы, аларның икесе мөһим сәбәпләр буенча катнаша алмады.

Бәйгенең беренче этабында юл хәрәкәте кагыйдәләре (перфокарталар) буенча белемнәр тикшерелде, җавап әзерләүгә 20 минут вакыт бирелде.

Шоферларның күбесе урта яшьтән өлкәнрәк, яшьләр бөтенләй юк, алар моны эшнең балаларга бәйле булуы сәбәпле, яшьләрнең үз өстенә җаваплылык алырга куркуы белән аңлата.

– Хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез, чөнки әлеге вакытта мәктәп автобусына яхшы шофер табу авыр. Без сезгә иң кадерлесен – балаларны ышанып тапшырабыз. Автобус йөртүче яхшы белгеч кенә түгел, ә бик сабыр һәм түземле дә булырга тиеш, – диде район мәгариф идарәлеге начальнигы С. Ваһапов.

– Мин гомер буе шофер булып эшлим, элек колхозда сөт ташыдым. Аннан соң 18 ел буена балаларны автобуста мәктәпкә йөртәм, – дип сөйләде Караякуп мәктәбе шоферы Сабир Әхмәтшин. – Юлга озата баручы укытучыдан башка чыкмыйм. Хәвефсезлеккә, әлбәттә, һава торышы һәм юллар сыйфаты йогынты ясый, бик игътибарлы булырга кирәк.

Бәйгенең икенче этабы мәктәп автодромында автобус йөртү: парковкага, гаражга кую, килеп тукталу (пассажирларны төшерү, утырту) булды.

Бәйгедә катнашучылар күзәтү пункты буларак юл читен сайладылар, аннан автодром уч төбендәге кебек күренеп тора. Алар бер-берсе өчен җан атып, үзләренчә бәя биреп тордылар.

– Эх, кинәт кузгалды!

– Автобус артка китте, тапшыралмас, мөгаен, кызганыч.

Линар Нәбиуллин Әмин мәктәбе автобусында узган елның ноябреннән эшли.

– Балалар өчен ата-аналар алдында җаваплыбыз. Әлбәттә, төрле балалар була. Бик шуклары да бар, алар транспортта хәвефсезлек техникасын үтәми. Әмма андыйлар күп түгел, һәм мин алар белән дуслашып, уртак тел таптым. Укучыларны «ГАЗель»дә йөртәм, машина зур түгел, шул ягы белән уңайлырак, – диде ул.

Бәйге йомгаклары буенча Чишмә поселогында 1нче мәктәпнең автобус йөртүчесе Александр Игнатьев беренче урын алды. Икенче урын ДЮСШ шоферы Фирдәүс Кәримовка бирелде. Өченче урында – Караякуп мәктәбеннән Сабир Әхмәтшин. Республика бәйгесенә аларның өчесе дә барачак.
Читайте нас