Чишмэ
+19 °С
Облачно
Новости
16 Апреля 2019, 07:40

Чишмә районында контрафакт тәмәке кулланыштан алынды

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы гамәлләр төркеме (ГЭБиПК) хезмәткәрләре тарафыннан оператив кисәтү чарасы барышында Белоруссия Республикасында җитештерелгән, акциз маркасыз тәмәке сатуның ике очрагы ачыкланды.

– Район үзәгендә, Абрай һәм Игнатовка авылларындагы сәүдә нокталарында 315 кап тәмәке табылды һәм тартып алынды, – дип хәбәр итте ГЭБиПК хезмәткәре Ранис Вәлишин. – Малтабарлар РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 15.12 маддәсенең 4нче кисәгендә күздә тотылган хокукны бозуда (РФ законында язылган маркировкасыз алкоголь продукция һәм тәмәке сатуда) гаепләнә.

Сатарга ярамаган товар кибет хуҗаларыннан тартып алыначак һәм 10–15 мең сумга кадәр штраф салыначак.
Читайте нас