Чишмэ
+28 °С
Облачно
Новости
9 Апреля 2019, 09:01

Мартта Моника һәм Юстина туды

2019 елның мартында Чишмә районы ЗАГС бүлегендә бала туу турында 42 (2018 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда (-8): 22 кыз һәм 20 малай; вафат булу турында – 59 (-2): 25 хатын-кыз, 34 ир-ат; никахлашу турында – 19 (узган ел дәрәҗәсендә); аерылышу турында – 13 (-9); ата булуны раслауның – 6 (-4); уллыкка алуның – 1; исем алыштыруның 1 (-2) очрагы теркәлгән. ЗАГС бүлеге начальнигы Альфира Мохкулова хәбәр итүенчә, март аенда кушылган сирәк исемнәр – Моника, Айлин, Радислав һәм Юстина.
Читайте нас