Чишмэ
+30 °С
Облачно
Новости
8 Апреля 2019, 13:41

Төзекләндерү – көнүзәк проблемаларның берсе

26 мартта Чишмәдә «Бердәм Рәсәй» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Айдар Якупов гражданнарны кабул итте, бу көнне аның янына дистәләп кеше килде.

Төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итүчеләр булды. Мәсәлән, Чишмә поселогының Ленин урамында яшәүче яшь әниләр май экстракцияләү заводы янында тротуар төзү җәһәтеннән; Новотроицкида яшәүчеләр авыл урамнары яктыртылмауга зарланды; Чишмә поселогының «Аленушка» балалар бакчасы мөдире учреждение янында машиналар кую урынын төзекләндерүдә һәм шул тирәгә агачлар утыртуда ярдәм итүен үтенде; район үзәгенең «Заречный» бистәсеннән килгән активист берничә ел элек ябылган чүплеккә әле булса төзелеш һәм көнкүреш чүп-чарын ташлаулары турында сөйләде; ә күп балалы әти җир участогы алу уңаеннан мөрәҗәгать итте.

Айдар Вәгыйз улы барлык мөрәҗәгатьләрне дә язып алды, кайбер сорауларга шунда ук җавап бирде. Шуны билгелик, чишмәлеләрнең проблемаларын оператив хәл итү өчен кабул итүдә Чишмә мэры урынбасары Булат Вәлиуллин катнашты һәм сорауларга җавап бирде. Тротуарларга килгәндә исә, аны төзү быелгы ел планына кертелмәгән, әмма ЮХИДИ белән килешү буенча хәвефсез юл хәрәкәтен тәэмин итү өчен «юл полицейские» салу мөмкинлеге бар. Новотроицкий авылы урамнарында да тиздән яктырткычлар булачак – бу эшләр 2019 елда «Анык эшләр» партия проекты барышында планлаштырылган. Ә күп балалы гаилә чират буенча якындагы ике елда җир участогы алырга ихтимал.

– Чишмәлеләр – кече туган ягы өчен борчылучы актив халык, – диде Айдар Вәгыйз улы. – Социаль челтәрләрдә миңа төрле үтенечләр белән мөрәҗәгать итәләр. Һәм аларның күбесе төзекләндерүгә, күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә кагыла. Мин һәрвакыт гадел җавап бирергә тырышам. Аңлашыла ки, барысына да шунда ук ярдәм итеп булмый, әмма кулдан килгәнне эшләргә тырышам. Якташларымның проблеманың асылын язма формада, төгәл итеп аңлатып бирүен үтенәм, фотосурәтләр теркәлсә тагын да яхшырак булыр иде.
Безнең белешмә

Айдар Якупов – «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең генераль директоры. 2018 елның 9 сентябрендә «Бердәм Рәсәй» партиясеннән республика округы буенча алтынчы чакырылыш Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты итеп сайланды. А. Якупов шул вакытка кадәр күп еллар дәвамында Чишмә муниципаль район Советы депутаты булды.
Читайте нас