Чишмэ
+15 °С
Облачно
Новости
8 Апреля 2019, 13:32

Чишмәлеләрдә – алтын

15 мартта «Чишмә» спорт-савыктыру комплексында армиягә китәргә вакыт җитеп килгән егетләр арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча республика спартакиадасының төбәк этабы үтте. Анда Әлшәй, Бүздәк, Благовар, Дәүләкән һәм Чишмә районнарыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар катнашты. Егетләр пневматик винтовкадан атуда, автоматны сүтеп-җыюда, противогаз киюдә, 16 килограммлы ике гер күтәрүдә, аркылы борыста күтәрелүдә ярыштылар. Призывниклар шулай ук хәрби хезмәт нигезләрен белү буенча зачет тапшырдылар. Спартакиада йомгаклары буенча Чишмә районы командасы – беренче, әлшәйлеләр – икенче, дәүләкәнлеләр өченче урын алды.
Читайте нас