Чишмэ
+12 °С
Облачно
Новости
18 Марта 2019, 13:11

«Резина фатирлар» турында хәбәр итегез

11 мартта Чишмә районында башланган «Резина фатир» оператив-кисәтү операциясенең тәүге көннәрендә үк легаль булмаган мигрант ачыкланды. Чит ил гражданины якындагы вакытта илдән чыгарып җибәреләчәк.

– Чит ил кешесен ялган миграция исәбенә куйган өчен Рәсәй Федерациясе гражданнарына җинаять җаваплылыгы яный, дип чираттагы тапкыр исегезгә төшерәбез, – дип ассызыклады Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча бүлеге начальнигы Алмаз Карачурин. – Әгәр сезгә чит ил кешеләренең күпләп бер урында яшәве яки теркәлүе турында билгеле булса, бу турыда Эчке эшләр министрлыгының кизү бүлегенә (2-12-00) яки миграция бүлегенә (2-18-98) хәбәр итегез.
Читайте нас