Чишмэ
+16 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
15 Марта 2019, 06:08
Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит
Камил Моратов
Республикада «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» Бөтенрәсәй наркотикларга каршы акциянең беренче этабы башланды.
11 марттан республика министрлыклары һәм ведомстволарының «кызу линияләре» эшли башлады.
Наркотикларны сату һәм саклау урыннары, наркоманнар җыелган притоннар турында белүче һәркем бу хакта яшерен рәвештә һәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында хәбәр итә ала. Һәр шалтырату һәм хәбәр мөһим – бу «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» акциясенең төп принцибы. Чөнки мәгълүмат наркотиклар тарату һәм куллану белән көрәштә иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. Шуңа күрә, Наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек буенча идарәлек хезмәткәрләренә әйтер сүзегез булса, теләсә кайсы полиция бүлегенә шалтырата аласыз.
Шуннан тыш, Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгында тәүлек әйләнәсенә ышаныч телефоны – 8 (347) 279-32-92 – эшли. Республикада яшәүче һәркем шул номерга шалтыратып наркотиклар сату, куллану очраклары, наркоманнар җыелган притоннар турында хәбәр итә һәм белгечләргә наркоманияне кисәтү буенча сораулар бирә алачак.
Барлык мәгълүмат мотлак тикшереләчәк, бер шалтырату да игътибарсыз калмаячак. Кемнең шалтыратуы сер булып сакланачак.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим