Чишмэ
+15 °С
Облачно
Новости
11 Марта 2019, 13:02

Цифрлы приставкалар сатыла башлады

Камил Моратов


Рәсәй Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Рәсәй Почтасы һәм эре сәүдә оешмалары Рәсәй халкын телеканаллардан цифрлы сигналларны кабул итүче җайланмалар белән тәэмин итү турындагы меморандумга кул куйды.

Әлеге вакытта приставкалар республиканың йөзләгән почта бүлекчәсендә сатыла. Якындагы вакытта бу исемлек зураячак.

– Рәсәй почтасының өстенлеге – приставкаларны зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда сату, анда Рәсәй почтасы цифрлы телесигнал тоту өчен приставка сатып алырга мөмкин булган бердәнбер урын булып тора. Иң арзан приставканың бәясе 990 сум тәшкил итә, – дип билгеләде Рәсәй Почтасы генераль директорының стратегия һәм дәүләт эшләрен көйләү буенча урынбасары Ярослав Мандрон.

Клиентлар приставка сатып алудан тыш Рәсәй Почтасының контакт үзәгенә мөрәҗәгать итеп, аны почта бүлекчәсенә кайтартуга заказ бирә алалар.
  • Телеканаллардан цифрлы сигналлар кабул итүче приставкаларны һәм башка төрле җайланмаларны, шулай ук Чишмә поселогында В. В. Мусина хосусый предприятиесенең «Сервис ТВ» үзәгеннән сатып алырга мөмкин.
  • Читайте нас