Чишмэ
+27 °С
Облачно
Новости
28 Февраля 2019, 13:45

Барысы да гаилә һәм балалар хакына

Г. Якшыголова, «Башкортостан» гәзитеннән алынган мәгълүмат


Рәсәй Президенты Владимир Путин үзенең Юлламасында 2020 елның 1 гыйнварыннан гаиләдә беренче һәм икенче бала тууга бәйле түләүләргә кагылышлы кагыйдәләргә үзгәрешләр кертеләчәге хакында белдерде. Аның әйтүенчә, беренче һәм икенче балага пособиене җан башына уртача керемнәре ике яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр алачак. Бу чара дәүләт ярдәме алган гаиләләр санын бер ярым тапкырга арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Тәкъдим закон белән ныгытылганнан соң, беренче һәм икенче баласы туган гаиләләрнең 70 проценты пособие алуга хокуклы булачак.
Читайте нас