Алкин-2 авылында урнашкан Кенигсберг-Городокскиның Кызыл Байраклы 12нче аерым инженерлар гвардиясе бригадасы Ватанны саклаучылар көнендә мәртәбәле кунакларны каршылады.
Хәрби хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлау өчен Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров килде.
Район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов, БР хәрби комиссары Игорь Харченко, районның хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев, БР яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов белән килгән төбәк җитәкчесен хәрби хезмәткәрләр сафка басып каршыладылар, биредә өр-яңа хәрби техника да күргәзмәгә куелды. Туган илне саклау һөнәрен сайлаган контракт буенча хезмәт итүче солдатлар һәм күптән түгел армиягә алынган төз буйлы, ыспай егетләр иңгә-иң куеп сафта тордылар.
– 65 көн хезмәт иттем, тагын 300 көн калды, өйдә хатыным белән кызым көтә, – дип район гәзите хәбәрчесенә сөйләде Учалыдан хәрби хезмәткә алынган Никита Миңлетдинов. – Төбәк җитәкчесенең үзе килеп бәйрәм белән котлавы безнең өчен бик зур хөрмәт, әлбәттә. Ул истә калган якты хатирәләрнең берсе булачак. Гомумән алганда, беренче чиратта, армия тәртип ягы белән хәтердә калачак – бу иң мөһиме.
Часть командиры сәламләгәннән соң Р. Хәбиров хәрби хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итте:
– Ир-атлар бәйрәмен Ватанны саклаучылар арасында каршы алуыма чиксез шатмын. Безнең 12нче бригада Рәсәй Федерациясе Кораллы Көчләренең инженерлык подразделениеләре арасында иң яхшыларның берсе булып тора, – диде ул. – Сезнең арада Башкортстан егетләре күп. Һәм бу республикабызда Туган илнең чын ватанпәрвәрләре яши дигән сүз. Сезгә ныклы сәламәтлек, яхшы хезмәт итүегезне, көчле һәм чын ир-атлар булып өйгә кайтуыгызны телим.
Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы часть командирына бригада ихтыяҗлары өчен медиа җиһазлар сатып алуга сертификат тапшырды. Бик кирәкле бүләк, мәсәлән, бәйрәмнәрдә клубта һәрвакыт концертлар була. Бу көнне дә җыр-биюләр белән программа әзерләнде.
– Без Ватанны саклаучылар өчен бию башкарачакбыз, – диде дулкынланып сәхнә артында басып торган 11 яшьлек Яна Захарчевская. – Әти-әни белән Алкин-2гә күченеп килүебезгә биш ел булды, әтием Евгений взвод командиры, әнием Надежда – юрист. Минем әти – иң яхшысы, ул чын Ватанны саклаучы: кыю, үз эшенә җаваплы карый, шаян, курку белмәс!
Бу көнне Радий Хәбиров клубта, казармада, медицина пунктында, ашханәдә булды, хәрби техника үрнәкләрен карады.
Шуны өстәп әйтик, Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы шулай ук 2016 елга кадәр 297нче зенит ракета бригадасы урнашкан хәрби шәһәрчектә дә булды. Әлеге вакытта ул бригада Рәсәй төбәкләренең берсенә күчкән. Якынча 150 гектар мәйданлы территориядә хәрби техника паркы һәм танк гаскәрләре белгечләрен әзерләү мөмкинлеге белән «Патриот» белем бирү комплексын булдырырга тәкъдим ителә. Моның өчен объектны Рәсәй Оборона министрлыгыннан республика милегенә тапшыру мөһим.
– Бу яхшы фикер, әмма ашыгыч нәтиҗә ясамыйк. Төптән уйлап эш итик, – диде Радий Хәбиров.