Чишмэ
+16 °С
Облачно
Новости
19 Февраля 2019, 09:06

Чишмә май экстракцияләү заводында күчмә утырыш үтте

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай комитеты депутатлары «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең инвестиция проектлары белән таныштылар. Үткән җомга, 15 февральдә, «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятендә Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану буенча комитетының күчмә утырышы булды.

Анда шулай ук район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов һәм муниципаль район Советы рәисе Хәлил Бикмәев катнашты.

Күчмә утырыш үткәрү урыны очраклы сайланмады: «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең генераль директоры Айдар Якупов инвестиция проектларының берсе – үсемлек майларын чистарту һәм фасовкалау цехларын төзү турында сөйләде.

– Без заводка килү мөмкинлегеннән файдаландык, Айдар Вәгыйзь улы шулай ук комитет әгъзасы да булып тора, – диде Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану буенча комитеты рәисе Әлфәрис Байчурин. – Бүген без үзебезнең эшчәнлеккә кагылышлы кайбер мәсьәләләрне, шулай ук заводның икътисади торышын һәм үсеш өстенлекләрен тикшердек. Заводның инвесторлар килү белән үсеш алуын һәм икенче сулышы ачылуын билгеләү мөһим. Планнарда – җитештерү күләмнәрен арттыру һәм әзер продукцияне шешәләргә тутыру буенча цех төзү.

Комитет әгъзалары утырыш барышында проектны тормышка ашыру өчен җитештерү мәйданнарында, завод цехларында булдылар һәм көнбагыш маен тәмләп карадылар.
Читайте нас