Чишмэ
+29 °С
Облачно
Новости
15 Февраля 2019, 07:28

Подшипниклар тәкъдим итүче алдаркараклар

Шикле адәмнәрнең берсеШикле адәмнәрнең берсе
Шикле адәмнәрнең берсе
Камил Моратов


Башкортстанда мошенниклыкның яңа төре барлыкка килде. Республика территориясендә банда эш итә. Алдан алынган мәгълүматларга караганда, аларның Бөре, Дәүләкән, Уфа, Иглин һәм безнең районда халыкны алдауларының алты очрагы билгеле.

Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, алар Интернет аша күчемсез милек саткан яисә нинди дә булса хезмәтләр тәкъдим иткән кешеләрне алдап акча алып йөргәннәр. Алар һәр очракта подшипниклар салынган тартманы файдаланганнар.

Күптән түгел йорт сату турында игълан биргән Иглин районында яшәүче гаилә дә алардан зыян күргән. Йортларын килеп карарга теләүче ир алар белән бәйләнешкә керә. Шалтыратучы шул ук көнне Светлана исемле хатын белән (хуҗаларга тормыш иптәше дип әйтә) йортны карарга килә. Александр исемле ир йортны ошатуларын һәм аны сатып алырга җыенуларын әйтә. Әмма моның өчен башка шәһәргә барып акча алып килергә булалар. Шул мәлдә Александрга Вадим исемле берәү шалтыратып, тиздән мөһим эш турында сөйләшергә киләчәген әйтә. Бераздан соң мошенниклар алдан уйлаган сценарийга өченче зат килеп кушыла. Вадим белән Александр (биредә һәм арытаба исемнәр уйлап табылган булуы ихтимал) йортларын сатучы хуҗалар алдында подшипниклар сатып алу турында сөйләшә башлыйлар. Аннан соң эшлекле партнер китә. Александр белән Светлана да, иртәгә кич сатылган йорт өчен акча алып киләчәкбез, дип куандырып хуҗалар белән хушлашалар. Берничә сәгатьтән соң Александрның «бизнес-партнеры» Вадим башларына шикле уй килмәгән йорт сатучылар янына тагын килә. Подшипниклар салынган тартма тоткан ир иптәшем белән бәйләнешкә чыга алмыйм, телефонымның зарядкасы бетте, үзем бу якларныкы түгел дип ышандыра. Шул вакытта киң күңелле авыл кешеләре Александрның телефонына үзләре шалтырата. Сөйләшү барышында ул, үз чиратында, иртәгә йорт өчен дә, подшипниклар өчен дә акча алып килермен дип вәгъдә итеп, ышанучан ир белән хатынның Вадимга 20 мең сум акча биреп җибәрүен үтенә. Ир белән хатын билгеләнгән сумманы алдакчыларның әшнәсенә бирәләр һәм шул рәвешле зыян күрүчеләр исемлеген тулыландыралар.


Башкортстан Эчке эшләр министрлыгыннан:

Бу мошенниклар, аларның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүмат белсәгез, 8 (347) 279-35-82, 279-47-91, 8-927-357-1700 телефоннары буенча (БР МВДның Җинаять эзләү бүлеге идарәлеге) яисә якындагы полиция бүлегенә хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Читайте нас