Чишмэ
+22 °С
Облачно
Новости
7 Февраля 2019, 07:08

Подъездларны ремонтлау программасында үзгәрешләр

Гәзитебезнең 1 февральдә чыккан 10нчы санында безнең районда подъездларны ремонтлау буенча комплекслы республика программасының ничек гамәлгә ашырылачагы турында язылды. Бу сан басылып чыкканнан соң, 31 гыйнварда, муниципаль берәмлекләр хакимиятләре белән селектор киңәшмәдә билгеләнгән эш төрләре исемлегенә төзәтмәләр кертелде.

Аерым алганда, әлеге программа барышында икенче каттан югарырак йортлар подъездларында ишекләр алыштырылмаячак. «Жилсервис» җәмгыяте директоры Эдуард Илалов сүзләренә караганда, Чишмә районында икенче каттан югарырак йортларда ишекләр элегрәк алыштырылган, шуңа күрә безнең өчен исемлеккә төзәтмә кертүнең әлләни әһәмияте юк.

Башкарыласы эшләр исемлегендә хәзер түбәндәгеләр бар: штукатур-буяу эшләре; баскыч рәшәткәләрен һәм култыксаларын ремонтлау; беренче катта идәннәрне ремонтлау (плитә җәю); подъезд ишекләрен, баскычларны ремонтлау; агач тәрәзәләрне ПВХ тәрәзәләргә алыштыру, тәрәзә яңакларын ремонтлау; яңа почта тартмалары кую, агач тышкы ишекне тимер ишеккә алыштыру (1–2 катлы күп фатирлы йортларда); тамбурдагы агач ишекләрне ПВХ ишекләргә алыштыру, яктырткычлар кую; электромонтаж эшләр башкару (яктырткычлар, ут кабызу өчен җайланмалар кую, электрүткәргечләрне тартмага урнаштыру).
Читайте нас