Чишмэ
+13 °С
Ясно
Новости
6 Февраля 2019, 12:44

Чишмәдә сабын белән бергә аракы да сатылган

Полицейскийлар 31 гыйнварда үткәрелгән «Алкоголь» оператив-кисәтү чарасы барышында район үзәгендә егермегә якын ваклап сәүдә итү урыннарын тикшерделәр, 20 литр контрафакт продукцияне законсыз әйләнештән алдылар. Киров урамындагы 3/1нче йорт янәшәсендәге киосктан лицензиясез сатылган 19 литр алкоголь продукция тартып алынды. Киоскта сатылучы төп товар – көнкүреш химиясе, ә киштәләр астында агызып сатыла торган аракы шешәләре торган. Хәзер малтабарга административ җәза яный.

– Әлеге сәүдә нокталары турында эчкечеләрдән сорашып беләбез, – дип хәбәр итте Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы гамәлләр төркеме хезмәткәре Ранис Вәлишин.

– Районда даими рәвештә шундый рейдлар үткәрелә.
Читайте нас