Чишмэ
+20 °С
Облачно
Новости
6 Февраля 2019, 06:26

Чишмәдә фасовкалау цехы ачу проекты хупланды

31 гыйнварда Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров инвесторлар белән «Инвестиция сәгате» форматында үткән чираттагы очрашуда Чишмәдә үсемлек майларын фасовкалау проекты хупланды, дип хәбәр итә БР Башлыгының матбугат хезмәте.

«Чишмә» гәзитендә хәбәр ителүенчә, инвестор – «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыяте тәүлегенә 400 мең шешә май җитештерү куәте булган заманча фасовкалау цехы төзергә планлаштыра. Якындагы өч елда предприятие әлеге проектка 900 миллион сум инвестиция кертергә, 60 яңа эш урыны булдырырга ниятли.

– Иң мөһиме, без кулланучылар өчен азык-төлекне биредә, Башкортстанда, җитештерәчәкбез, республика һәм Рәсәй базарларын гына сыйфатлы продукция белән тәэмин итеп калмыйча чит ил базарларына да чыгачакбыз, – дип аңлатты «Чишмә май экстракцияләү заводы»ның генераль директоры Айдар Якупов.

Вице-премьер вазифасын башкаручы – БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов билгеләвенчә, шуңа ярашлы төбәктә авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрнең керемнәре артачак, Башкортстанда үсемлекчелек инфраструктурасын үстерү өчен уңай этәргеч булачак.

– Сезнең инвестиция проектын өстенлекле итеп күрәбез, аны барлык пунктлар буенча хуплыйбыз, – диде Радий Хәбиров һәм ике айдан соң киләсе «Инвестиция сәгатендә» аны тормышка ашыруның тәүге нәтиҗәләре турында отчет әзерләргә кушты.
Читайте нас