Чишмэ
+13 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
25 Января 2019, 08:12
Радий Хәбиров: Сайлауга «Бердәм Рәсәй»дән барам
Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы «Ведомости» гәзитенә интервьюсында төбәкнең беренче җитәкчесе вазифасына сайланырга ниятләве турында белдерде.
– «Бердәм Рәсәй»дән читләшергә тәкъдим итүче хезмәттәшләрем бар. Әмма мин башкача фикердә, – диде Хәбиров. – Мин шул партия әгъзасы булып торам, һәм моның белән горурланам. Мин бу партиянең уникаль әгъзасы: мине аннан ике тапкыр чыгардылар һәм ике тапкыр кире алдылар.
Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, ул системаның бер өлеше булып тора. Һәм бу мәгънәдә партияне «кайбер чакта үтмәсләнеп китәргә, кайдадыр эшне төзәтеп җибәрергә мөмкин булган мөһим сәяси корал» буларак карарга кирәк.
– Партия күп эш башкара, ул иң яхшы төбәк бүлекчәләренең берсе. Тәнкыйтьләр булса да, үз эшебез турында кешеләргә сөйләргә өйрәнү турында уйларга кирәк булачак.
Әлеге вакытта сезнең рейтинг нинди, дигән сорауга Радий Хәбиров, белмим, дип туры җавап бирде.
– Югарыдыр, дип уйлыйм, – диде ул. – Иртәдән кичкә кадәр эшлим, бернинди җитди хаталарым юк. Кабул иткән барлык карарларымны халыкның күпчелеге хуплавын күрәм.
Радий Хәбировның республика башлыгы вазифасына «Бердәм Рәсәй» партиясе тарафыннан тәкъдим ителергә ниятләве турында белдерүен уңай кабул иттеләр. Партиянең төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев «Бердәм Рәсәй» партиясенең төбәктә рейтингы югары һәм абруе зур, ул республика җитәкчесе планнарын тормышка ашыруда һәм төбәкнең киләчәге өчен җаваплылык алуда терәк булырга әзер торган бердәнбер сәяси көч, дип билгеләде.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"