Чишмэ
+12 °С
Облачно
Тат
Рус
Новости
25 Января 2019, 06:44
«Инцидент» күзәтә
Без «Инцидент» системасының социаль челтәрләрне тикшерүе һәм республика халкын, шул исәптән чишмәлеләрне борчыган мәсьәләләрне ачыклавы турында күп яздык. Республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов аккаунтларына да гражданнардан мөрәҗәгатьләр килә. Аларга рәсми затлар биргән җавапларны бастыруыбызны дәвам итәбез, җаваплардан теге яисә бу мәсьәләләрнең ничек хәл ителүе күренә.
Чишмә поселогында яшәүче хатын Көнчыгыш урамында ут һәм тукталыш павильоны булмауга зарланган.
Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы А. Гайнуллин:
– Поселок урамнарына ут кую, шул исәптән Көнчыгыш урамын яктырту өчен техник шартлар булдырылды. Электр үткәрү өчен материаллар өлешчә сатып алынды. «Башкирэнерго» җәмгыяте карамагындагы ВЛ 0,4 кВ баганаларына яктырту җайланмалары кую буенча хезмәтләр күрсәтү турында килешү төзелде. Тиздән җәмәгать транспорты тукталган урамда да ут куелачак. Көнчыгыш урамында автобус павильоны төзү өчен акча таләп ителә, кызганычка каршы, әлеге вакытта хакимияттә ул юк. Киләчәктә (Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе бюджеты мөмкинлегенә карап) тукталышка павильон кую планлаштырыла.
Ольга П. Марусино авылына кадәр каты түшәмәле юл юклыгы турында хәбәр иткән.
Ар авыл Советы биләмәсе хакимияте башлыгы Р. Мусин:
– 2018 елның язында Марусино авылы юлын грейдер белән кырдырып күпер янындагы участокка ком-таш катнашмасы салынды. Әлеге вакытта төзекләндерү буенча башка төрле эшләр башкару өчен мөмкинлек юк, 2019–2020 елларда Ар авыл Советы биләмәсе бюджетында мөмкинлек барлыкка килү белән юллар төзекләндереләчәк.
Дурас авыл Советы биләмәсендә яшәүче хатын Яңа Усман авылыннан Әлбәйгә кадәр юллар торышы начар булуга зарланган.
Дурас авыл Советы биләмәсе башлыгы Фәнил Заманов:
– 2018 елның октябрь ахырында юлның бер участогына «Юлларны карау» маддәсе исәбенә 912 мең сумлык 16200 тонна комлы туфрак, 153 кубик метр вак таш китерелде. Юллар сыйфаты, авыл биләмәсе бюджетын да исәпкә алып, мөмкинлек булу белән, яхшыртылачак.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим