Чишмэ
+13 °С
Облачно
Новости
22 Января 2019, 07:13

«Үз кулларың белән могҗиза кыл!» дип аталган иҗади эшләр бәйгесе

Чишмәнең Тарих-крайны өйрәнү музее Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел һәм Мостай Кәрим тууга 100 ел тулу уңаеннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 18 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр өчен «Үз кулларың белән могҗиза кыл!» дип аталган иҗади эшләр бәйгесе игълан итә.

Бәйгегә үз кулларың белән ясалган рәсемнәр, аппликацияләр, эшләнмәләр кабул ителә. Һәр эшнең икенче ягына авторның исем-шәрифләрен, яшен һәм бәйләнешкә керү өчен телефон саннарын язу мөһим.

  • Эшләр 2019 елның 1 ноябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Чишмә поселогы, Киров урамы, 13, 9дан 18 сәг. кадәр (эш көннәрендә).
  • Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (34797) 2-01-71, 2-04-07.
  • Эл. почта: muzei.otd@mail.ru; «ВКонтакте» төркемендә: http://vk.com/id307688700.
  • 2019 елның декабрендә Бөтенрәсәй «Инклюзия көне» акциясе үткәрелгәндә бәйгегә йомгак ясала.
    Читайте нас