Чишмэ
+13 °С
Облачно
Новости
22 Января 2019, 13:48

Чишмә караклары росгвардиячеләрдән качып котыла алмаганнар

Азат Халиков


Росгвардиянең Чишмә районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре кибеттән әйбер урлау нияте белән керүчеләрне «кайнар эзләр» буенча тоткарлады.

14 гыйнварда иртәнге дүрттә сак пультына Чишмә поселогының «Юность» кибетендә сигнализация кабыну турында хәбәр килә. Бу вакытта өлкән полицейский һәм полицейский-шофер составындагы патруль экипаж Чернышевский урамындагы объектларны тикшереп йөри. Росгвардиячеләр сигнализация кабынган кибеткә берничә минутта килеп тә җитә. Алар ишек тәрәзәсенең ватылуын күрәләр, һәм сәүдә бинасын карап йөргәндә качарга маташкан каракларны күреп калалар.

Оператив эзләү чаралары барышында Чишмә поселогындагы бер торак йорт янында тышкы кыяфәтләре буенча кибет басучыларга охшаган 1999 һәм 2000 елгы егетләр тоткарлана. Алар Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча җинаять эзләү бүлегенә тапшырыла. Тикшерү бара.
Читайте нас