Чишмэ
+11 °С
Облачно
Новости
16 Января 2019, 11:18

Чишмәдә бозлы бәкедә су коену оештырыла

19 гыйнварда православие динендәгеләр Крещение бәйрәмен билгеләячәк. Электән килгән гадәт буенча бу көнне изгеләндерелгән су алу һәм бозлы бәкедә коену оештырыла. Чишмәдә 19нчы гыйнварга каршы төндә район Мәдәният сараена алып баручы күпер янында Калмаш елгасында бәкедә коенырга мөмкин булачак. Бу төндә биредә коткаручылар, табиблар һәм полицейскийлар кизү торачак. Суга исерек килеш керү тыела.

Бәкедә су коену 18 гыйнварда төнге 12нче яртыда башлана һәм сәгать 2гә кадәр дәвам итәчәк.

Төн уртасында чиркәүдә Дини литургия, 1.30 сәгатьтә суны изгеләндерү башлана.
Читайте нас