Чишмэ
+17 °С
Облачно
Новости
11 Января 2019, 08:31

«Чишмәэнергосервис» барыннан да яктырак

Поссовет хакимиятендә район үзәгендәге предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар биналарын һәм тирә-юнен Яңа ел бәйрәменә бизәү буенча бәйгегә йомгак ясалды.

– Бәйге комиссиясе карары буенча «Чишмәэнергосервис» җәмгыятенә беренче урын һәм тырышлык күрсәткәннәре өчен коллективка бүләк – «Чишмә» спорт-савыктыру комплексы бассейнына ун тапкыр баруга абонемент бирелде. Икенче урында – «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыяте, өченче урында – Чишмә юл ремонтлау-төзү идарәлеге, аларга район Мәдәният сараенда булачак концертларга чакыру билетлары тапшырылачак, – дип хәбәр итте Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе башлыгы Азат Гайнуллин.
Читайте нас