Чишмэ
+17 °С
Дождь
Новости
21 Декабря 2018, 12:45

Хоккей мизгеле башлана

2018 елның 22 декабреннән 2019 елның 24 февраленә кадәр Башкортстан Республикасында өлкәннәр командалары арасында шайба белән хоккей буенча календарь уеннар үтәчәк. Билгеле булуынча, республика районнарының хоккей командалары «Төньяк» һәм «Көньяк» төркемнәренә бүленә, Чишмә районы шуларның беренчесенә керә. Хоккей мизгелен Чишмәнең җыелма командасы Чакмагыш районы командасы белән уены ачачак. Бу матч 23 декабрьдә көндезге сәгать бердә «Девятка»ның хоккей тартмасында («Приуралье» комбинаты янында) үтәчәк. Ә берничә көннән Чишмә хоккейчылары Благовещенга барачак. Алар һәр команда белән ике әйләнеш – берсен Чишмәдә, икенчесен читтә уйнарга тиеш.
Читайте нас